«Хогвартстан тыш могҗиза: үз кулларың белән тудырган тылсым» төбәк иҗади бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: С 1 апреля по 15 мая 2026 года

2026 елның 1 апреленнән 15 маена кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5 яшьтән алып балаларны, яшүсмерләрне һәм 25 яшькәчә яшьләрне инглиз язучысы Джоан Роулинг иҗаты буенча «Хогвартстан тыш могҗиза: үз кулларың белән тудырган тылсым» төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә рәсемнәр, кул эшләнмәләре, яраткан персонаж образында катнашучының фотосы һәм әсәрдән өзекне сәхнәләштерүнең видеоязмасы кабул ителә. Эшләр Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы китаплары мотивлары буенча башкарыла.

Бәйге эшләрен cbs_filial12@mail.ru  электрон почтасына җибәрергә яки или Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт адресы буенча 12 нче санлы китапханәгә алып килергә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (8552) 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: