«Коткарылган дөнья хәтерли» төбәк иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 30 апреля по 3 июня 2025 года

2025 елның 30 апреленнән 3 июненә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-14 яшьлек балаларны «Коткарылган дөнья хәтерли» төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә сугыш турында шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп укыганның яки әсәрләрне сәнгатьле укыганның видеоязмалары, сугыш турында әсәр мотивлары буенча ясалган рәсемнәр яки сугыш темасына кул эшләнмәләре кабул ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен гариза, түләү турында квитанциянең күчермәсе һәм бәйге эше (рәсем, кул эшләнмәсе) 16 нчы санлы китапханәгә Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 37 нче йорт, 170 нче фатир адресы буенча алып килеп тапшырыла. 
Видеоязма катнашу өчен гариза белән һәм түләү турында квитанция белән бергә оештыручының электрон адресына: cbs_filial16@mail.ru катнашучының фамилиясе күрсәтелеп җибәрелә. 

Бәйге эшләре 2025 елның 3 июнендә кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-86-00

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: