«KitapФешен» сәнгатьчә фотолар төбәк бәйгесенә йомгак ясалды (6+)

Время проведения: 01.03.2022 – 23.04.2022

 

18-23 апрельдә шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «KitapФешен» төбәк бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйге 2022 елның 1 мартыннан 17 апреленә кадәр 6 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр өчен уздырылды. Бәйгегә кайсы да булса китап образын ачып салучы сәнгатьчә фотолар кабул ителде. 

Барлыгы 124 катнашучыдан 132 эш килде. Жюри карары белән 46 кеше дипломнар алды. Калган барлык катнашучылар сертификатка ия булды. Дипломнар һәм сертификатлар гаризаларда күрсәтелгән электрон адреслар буенча җибәреләчәк. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!
Тел. +7 927 485 2047

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: