«Тылсымлы кыш» төбәк фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 19 января по 18 февраля 2026 года

2026 елның 19 гыйнварыннан 18 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3-14 яшьлек балаларны «Тылсымлы кыш» төбәк фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Бөйгегә түбәндәге номинацияләрдә фотолар кабул ителә:

«Минем китап белән кышкы бер кичем» – катнашучының уңайлы шартларда китап тотып төшкән фотосы;
«Күңелле кышкы күңел ачулар» – катнашучының кышкы спорт төрен күрсәтүче фотосы;
«Кышкы гүзәллек» – катнашучының кышкы пейзаж фонында төшкән фотосы.

Бәйге эшләре 2026 елның 18 февраленә кадәр (кертеп) кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: +7-937-584-54-97
Е-mail: cbs-unior@mail.ru
Бәйгене үткәрү өчен җаваплы – шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: