Время проведения: 1 апреля - 17 мая 2024
2024 елның 1 апреленнән 17 маена кадәр МБУ «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 6-20 яшьлек балалар һәм яшьләрне Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Китап натюрморты» дигән төбәк фотобәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгегә үзәктә китап булган фотосурәтләр кабул ителә. Бизәлеш өчен темага туры килүче сәнгать чаралары, төрле атрибутлар куллану мөмкин. Бәйге эшләре 2024 елның 17 маена кадәр кабул ителә. Эшләр cbs_filial10@mail.ru электрон адресына кабул ителә. |