«Иртәгә сугыш булды…» төбәк иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: с 21 мая по 15 июня

2025 елның 21 маеннан 15 июненә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 5 яшьтән алып 61 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрне «Иртәгә сугыш булды…» төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә Бөек Ватан сугышына багышланган эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Сугыш шулай башланды» – Бөек Ватан сугышы башлану турында туганнар яки танышларның хатирәләре буенча видеосөйләү яки эссе;
«Сугыш тарихы ташта…» – Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәл фонында фото;
«Һәйкәлләр сөйләшкәндә» – сезнең шәһәр һәйкәле яки сыны фонында аның баорлыкка килүе тарихын сөйләү белән видеоязма;
«Сугыш көйдергән хатлар» – гаиләдә сакланучы фронт хатлары турында видеосөйләү яки эссе;
«Брест кирмәне» – Брест кирмәнен саклаучыларның батырлыгы турында рәсемнәр.

Бәйге эшләре 2025 елның 15 июненә кадәр (кертеп) cbs_oko@mail.ru электрон почтасына җибәрелә. 
Белешмәләр өчен телефоннар: 89196445729 – Блинова Гүзәл Фердинантовна.
E-mail cbs_oko@mail.ru
Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: