«Яраткан әниемә» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: с 10 февраля по 10 марта 2025 года

2025 елның 10 февраленнән 10 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе «Яраткан әниемә» шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 3-11 яшьлек теләге булган һәркем катнаша ала.
Эшләр түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләнә:
3-4 яшьлек балалар;
5-6 яшьлек балалар;
7-8 яшьлек балалар;
9-11 яшьлек балалар.
Бәйге өч номинациядә узачак:
Әни турында шигырьләр;
Әни өчен рәсем;
Әни өчен кул эшләнмәсе.
Бәйгенең җиңүчеләре һәр яшь төркемендә һәм номинациядә I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнә. Призлы урыннар алмаган катнашучылар Катнашучы дипломы алачак. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр бер пакетта 2025 елның 10 февраленнән 10 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү пр. 123 йорт. 110, 111 нче фатирлар (4/08), 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге яки китапханәнең bic­_cbs@mail.ru электрон почтасына җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефон:  Моб. +7917-904-00-89

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: