
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Шәһәремнең этник гореф-гадәтләре» дигән һөнәри бәйге уздыра. Бәйгедә катнашу өчен Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ структур тармакларының китапханә белгечләре чакырыла. Бәйгедә катнашучылар иҗади эшләр – Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле халыкларның этник гореф-гадәтләрен чагылдыручы электрон ресурсларны тәкъдим итә. Бәйге 2021 елның 22 гыйнварыннан 17 маена кадәр үткәрелә. Бәйгене оештыручы: Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең методик һәм инновацион бүлеге. Телефон: 70-12-52 Е-mail: library-metod@mail.ru Бәйгенең нигезләмәсе Бәйгедә катнашу өчен гариза формасы 1. Структур тармакның тулы исеме | | 2. Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме | | 3. Номинация, ресурсның исеме | | 4. Укучылар билгеләнеше | | 5. Россия Федерациясенең «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 150-ФЗ санлы Федераль законы нигезендә бирелгән шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыгымны раслыйм. | Дата: Имза: |
|