«Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» бәйгесендә катнашырга чакыру (6+)

Бесплатно
Время проведения: С 16 марта по 26 апреля 2026 года 

Чаллыда яшәүче кадерле укучыларыбыз!

Республика яшьләр китапханәсе балалар һәм яшьләрне бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган  «Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» акция-бәйгесендә катнашырга чакыра.
Сез шигъриятне яратасыз, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын хөрмәт итәсез һәм шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйсыз икән — әлеге бәйге сезнең өчен!
Әдәбиятбызның гореф-гадәтләрен саклый һәм дәвам итүчеләрне берләштерүче республика проектының бер өлеше булыгыз!

Үткәрү вакыты:
Акция-бәйге 2026 елның 16 мартыннан алып 26 апреленә кадәр узачак һәм өч этаптан торачак.

Яшь төркемнәре 
Балалар — 7-13 яшь
Яшьләр — 14-35 яшь

Бәйгенең этаплары
1 нче этап (сайлап алу)
2026 елның 16 мартыннан алып 1 апреленә кадәр
Чаллы шәһәре муниципаль китапханәләрендә эчке сайлап алу узачак. 
Һәр китапханә һәр яшь төркемендә 5 кә кадәр иң яхшы сәнгатьле укучыны (барлыгы 10 катнашучыдан артмаска тиеш) билгели һәм аларның чыгышлары видеоязмаларын Шәһәр үзәк китапханәсенә җибәрә. 
2 нче этап (онлайн тавыш бирү)
2026 елның 6 – 9 апреле
6 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Telegram) #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе бердәм хештегы белән беренче этап җиңүчеләренең видеоларын бастырып чыгара.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 финалга чыгучы катнашучы (һәр яшь төркемендә алтышар) билгеләнә.
3 нче этап (финал)
2026 елның 16 апреленә кадәр
Финалчылар Шәһәр үзәк китапханәсендә чыгыш ясый.
Катнашучыларны жюри һәм тамашачылар бәяли.

Бүләкләү
Финал нәтиҗәләре буенча (16 апрель):
Акциянең абсолют җиңүчесе (Гран‑при);
һәр яшь төркемендә җиңүчеләр (I, II, III урыннар) ачыклана.

Барлык финалчылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр ала. 
Гран‑при иясенә үзгә бүләк — Казанның шагыйрь Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннары буйлап «Күңел адреслары. Тукай» дигән театраль‑экскурсия маршрутына чакыру. 

Казанга кадәр һәм кирегә транспорт чыгымнарын юллама белән җибәрүче як түли. 

Кушылыгыз!
Габдулла Тукай юллары сезне башкаруда рухландыргыч һәм матур итеп яңгырасын.
Сезнең видеоларны көтәбез һәм уңышлар телибез!

Барлык сораулар буенча Шәһәр үзәк китапханәсенә 70-02-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: