Гаиләләрне «Чаллының китап укучы гаиләсе – 2024» шәһәр бәйгесендә катнашырга чакырабыз! (0+)

Бесплатно
Время проведения: с 14 октября по 18 октября 2024
«Чаллының китап укучы гаиләсе – 2024» шәһәр бәйгесе гаилә белән укуны популярлаштыруга, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм балалар һәм өлкәннәрдә китапка карата кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән. Бәйгедә Чаллы шәһәрендә яшәүче, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләренең берсендә укучы билеты булган гаиләләр катнаша ала. 
Ничек катнашырга:
Бәйгедә катнашу өчен гаиләләр 2024 елның 14 октябреннән 18 октябренә кадәр ҮКС китапханәләренең берсенә яки Чаллы шәһәре, Ямашев б-ры, 4/15А йорты адресы буенча Үзәк китапханәгә гариза бирә.  
Призлар:
Бәйге җиңүчеләрен бүләкләр һәм дипломнар көтә, катнашучылар сертификат алачак. Бәйгедә 1 нче урын яулаган гаиләгә «Иң укучы гаилә» исеме бирелә һәм ул 2024 елның 8 ноябрендә 9:30 сәгатьтә истәлекле бүләкләр һәм ел саен үткәрелүче «Код доступа»  Төбәкара форумы кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә (Казан) экскурсия белән бүләкләүгә чакырыла. 
Элемтә өчен:
Бәйге, анда катнашу кагыйдәләре һәм уздырылу вакыты турында тулырак Бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз яки 70-02-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Поделиться: