Время проведения: 01.11.2021-11.11.2021
1 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел булуга багышланган «Укы-уйна» дип аталган федераль квест узачак. Беренче көнне, 1 ноябрьдә, проектның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә https://vk.com/read_play Ф. М. Достоевский иҗаты белән бәйле квест биремнәре белән кушымтага сылтама басылып чыгачак. Аларны онлайн, «Укы-уйна» мобиль кушымтасында үтәргә мөмкин булачак. Квест 11 ноябрьдә, Ф. М. Достоевскийның 200 еллыгын бәйрәм итү көнендә тәмамланачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру буенча проект Президент грантлары фонды ярдәмендә «Роскультцентр» ФДБУ, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Эксмо-АСТ» Нәшрият төркеме һәм «Читай город — Буквоед» китап кибетләре челтәре белән берлектә Россия китап берләшмәсе тарафыннан тормышка ашырыла. |