«Хәтер авазы» шигъри видеобәйгесе (6+)

Время проведения: 25.03.2021-07.05.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 25 мартыннан 7 маена кадәр «Хәтер авазы» шигъри видеобәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигъри әсәрдән өзек яки шигырьне сәнгатьле укыганның (яттан) видеоязмалары кабул ителә. 
Бәйгедә 6 яшьтән алып 30 яшькәчә теләге булган һәркем катнаша ала.
Эшләр гариза белән бергә 2021 елның 3 маена кадәр library24@mail.ru электрон почтасына җибәрелә яки Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 96 нчы йорт, 31 нче фатир адресы буенча 24 нче санлы китапханәдә кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)58-97-86

Бәйгенең нигезләмәсе

«Хәтер авазы» шигъри видеобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме…………………………….
Яше ………………………. урта мәктәп…………………. сыйныф………………………….
Җитәкчесе…………….……………………………………………………………………………….
Әсәрнең авторы, исеме…………………..……………………………………………….
Элемтә өчен телефон……………..…………………………………………………………..
E-mail…………………………………………………………………………………………………..

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

 Дата «___ » _____________ 20____ел                          Имза_______________ 

Поделиться: