Шигъри нон-стоп #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз (0+)

Бесплатно
Время проведения: с 20 апреля по 26 апреля 2022 года

2022 елның 20 апреленнән 26 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз дигән шигъри нон-стоп уздыра. 

Нон-стоп «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырыла һәм анда теләге булган барлык кеше дә катнаша ала. 

Катнашу өчен:

– Г.Тукай әсәрен китаптан укыганны яки яттан сөйләгәнне видеога төшерергә;

– «ВКонтакте»да «Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе» (https://vk.com/bibl_chelny) төркеменә кушылырга;

– китапханәнең ВКонтактедагы төркеменә #ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая# #КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хештеглары белән видеогызны урнаштыру өчен тәкъдим итәргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88, 89510619160 

Тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә таныша аласыз.

 

Поделиться: