«Йөгерүче китап» Көзге бөтенроссия интеллектуаль йөгереше (0+)

Бесплатно
Время проведения: до 31 августа включительно

1 сентябрь, Белем көнендә, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында традицион китапханә акциясе – «Йөгерүче китап» Көзге бөтенроссия интеллектуаль йөгереше узачак. Китапханә марафоны «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәме белән «Росатом мәдәният территориясе» программасы астында инде унынчы ел рәттән уза.   .

«Йөгерүче китап» интеллектуаль йөгереше — ел саен үткәрелүче социомәдәни акция, ул китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итүгә, укуга һәм интеллектуаль үсешкә кызыксыну булдыруга, шулай ук «иң күп укучы ил» буларак Россиянең имиджын күтәрүгә өлеш кертергә чакыруга юнәлдерелә. Акция барышында китапханә хезмәткәрләре урамнар, скверлар һәм парклар буйлап йөгереп, үтеп баручыларның эрудицияләрен тикшерәчәк, аларга бүләк итеп китаплар яки сувенирлар, китапханәгә чакырулар тапшырачак.

2026 елның көзге йөгереше «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүче Владимир Иванович Дальның тууына 225 ел тулуга багышлана. Марафон маршрутларында китапханәчеләр төрле яшьтәге кешеләргә Владимир Дальның тормышындагы иң төп хезмәте өстендә эше, сүзләрнең лексик мәгънәсе һәм рус теленең тамырлары турында сораулар бирәчәк. Уку елының беренче көнендә көзге йөгерешнең символы кыңгырау булачак.
Интеллектуаль йөгерешкә дәрәҗәсе, эшләү юнәлеше, урнашкан урынына карамастан, теләсә кайсы китапханә катнаша ала. Аның өчен 31 августка кадәр (кертеп) рәсми сайтта онлайн-теркәлү үтәргә һәм шунда ук күрсәтелгән беричә гади шартны үтәргә кирәк.
«Йөгерүче китап» турында тулырак мәгълүмат – https://бегущаякнига.рф/ рәсми сайтында
Проектның ВКонтактеда төркеме: http://vk.com/begkniga 
Email: begkniga@yandex.ru 

Поделиться: