Время проведения: 01.06.2020-06.06.2020
Шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге Александр Пушкин иҗатын сөючеләрне бөек рус шагыйренә багышланган онлайн квестта катнашырга чакырды. Квест 2020 елның 1 июненнән 6 июненә кадәр онлайн режимда узды. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк ВК социаль челтәрен кулланучылар катнашты. 1 июньнән 6 июньгә кадәр квестта Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 165 кеше катнашты: Дагестан Республикасы, Кырым, Башкортостан, Татарстан, Мәскәү, Белгород, Брянск, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре. Квестта катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади уңышлар телибез! Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52, 8-9991647375 |