«Туган ягым – туган төбәгем» онлайн видеоязмалар бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 21.09.2020-27.10.2020

2020 елның 21 сентябреннән 27 октябренә кадәр Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Туган ягым – туган төбәгем» дип исемләнгән онлайн видеоязмалар бәйгесе оештыра.

3 яшьтән алып 17 яшькәчә теләге булган һәр баланы әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. 

Бәйге өч этапта үткәрелә:

– 1 нче этап: 2020 елның 21 сентябреннән 21 октябренә кадәр – видеоязмаларны җыю;

– 2 нче этап: 2020 елның 22 октябреннән 26 октябренә кадәр – нәтиҗәләр чыгару;

– 3 нче этап: 2020 елның 27 октябре – дипломнар һәм сертификатлар тарату.

Бәйгегә шигырьне яттан сөйләгәнне төшергән индивидуаль эшләр кабул ителә. Катнашучыларның чыгышлары рус һәм татар телендә булырга мөмкин, дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш. Һәр катнашучының чыгышы 2020 елның 21 октябренә кадәр ВКонтактедагы https://vk.com/club137613866 төркемендә тавыш бирү (лайклар кую) юлы белән бәяләнә.

Бәйгене уздыру урыны: шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге. Адрес: Чаллы, Ямашев, 4/14А (шәһәр Үзәк китапханәсе).

☎Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; e-mail: cbs-nko@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Туган ягым – туган төбәгем» дип исемләнгән онлайн видеоязмалар бәйгесендә
катнашу өчен ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме:___________________________________________
Тулы яше:_______________________________________________________________
Әсәрнең авторы, исеме:__________________________________________________
Элемтә өчен телефон, электрон почта:_______________________________________
Уку йортының исеме (расшифровка белән):___________________________________
Җитәкчесе булса, аның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:_________________________

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм.

Дата «___»________ 2020 ел.

Имза________

Поделиться: