«Кызык та соң кечкенә дусларыбыз» онлайн бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Платно
Время проведения: 28.04.2020-30.05.2020

«ҮКС» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе «Кызык та соң кечкенә дусларыбыз» шәһәркүләм онлайн-бәйгесенә йомгак ясады. 

 Бәйге өч номинациядә үткәрелде:

 – «Хайваннар – китап геройлары» (тәкъдим, бәяләмә, хайваннар турындагы укылган китапларга рецензия);

– «Тугры дуслар» (йорт хайваны белән фото);

– «Хайваннар турында шигырьләр» (баланың җәнлекләр турында шигырь сөйләвенең видеоязмасы).

Матур төсле фотолардан безгә акыллы һәм хәйләкәр, шук һәм шаян дүрт аяклы дусларыбыз елмая. Алар барысы да мөлаем, араларында иң-иңен сайлап алу да җиңелләрдән булмады. 

Җиңүчеләрнең барысына да электрон почта аша дипломнар җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез!       

Белешмәләр өчен телефон: 8 987 0015606

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: