«Туган якка мәхәббәт белән» онлайн рәсемнәр бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 25.01.2021-27.02.2021

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар өчен Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган якка мәхәббәт белән» шәһәркүләм онлайн рәсемнәр бәйгесе игълан итә. Бәйге 2021 елның 25 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр узачак.
Бәйгедә катнашу өчен А-4; А-3 форматларында теләсә нинди сәнгать материалы  (гади карандаш, төсле карандашлар, буяулар: гуашь, акварель) белән номинацияләрнең берсенә туры килгән тема буенча иҗади эш (рәсем) башкарырга тәкъдим ителә.    
Бәйгегә рәсемнең фотосы яки скан варианты түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
– «Татарстан язучылары – балаларга»;
– «Халкымның гореф-гадәтләре»;
– «Милли киемнәрдә – халык тарихы».

Үткәрү урыны: 13 нче санлы китапханә Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 12 нче йорт; 146,148 нче фатирлар (25/21).
Телефон: 8(8552)56-36-40, WhatsAрр 89869007736
Е-mail: сbs_filial13@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе   

Бәйгенең нигезләмәсе  (24.02.2021 үзгәрешләр белән) 

 

Туган якка мәхәббәт белән» шәһәркүләм онлайн рәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме………………………………………………
Катнашучының тулы яше………..…………………………………………………
Номинация………………………………………………………………………………….
Эшнең исеме,,,,,,,,………………………………………………………………………
Әсәрнең авторы һәм исеме……………………………………………………….
Җитәкчесе……………………………………………………………………..……………
Мәктәпкәчә белем бирү/мәктәп учреждениесе.…………………………
Элемтә өчен телефон……..……………………………………………………………
Email……………………………………………………………………………………………

Бәйгене уздыру шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм 

Дата «___ » _____________ 20__ел                         Имза_______________ 

Поделиться: