Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган республика бәйгесе игълан ителде (0+)

Бесплатно
Время проведения: С 13 сентября до 1 ноября 2022 года

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.  

Татарстан Республикасының төп законы кабул ителүнең юбилей датасы белән бәйле рәвештә, республика халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, Татарстанның «Гражданнар инициативаларына теләктәшлек итү үзәге» төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы  – үзеңне тикшер!» проекты тормышка ашырыла.

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы  – үзеңне тикшер!» республика бәйгесе  – ул Татарстан Республикасы Төп законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест. 

2022 елның 13 сентябреннән 1 ноябренә кадәр теләге булган һәркем проектның https://constitution30.tatar/ сайтында теркәлеп, бәйгедә катнаша ала. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

Поделиться: