Время проведения: 01.11.2021-11.11.2021
Дуслар! Быел бөтен дөнья бөек классик Федор Достоевскийның тууына 200 ел булуны билгеләп үтә. Сезне, «Укы – Уйна» Гомумроссия квестында катнашып, күренекле рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты турында үз белемнәрегезне сынап карарга чакырабыз. Сез 1 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр үзегезгә уңайлы вакытта 9 этаптан торган уен биремнәрен үти аласыз. Моның өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә квест кушымтасына сылтаманы ачасыз һәм Сез уенда! https://vk.com/read_play Онлайн уенда илебезнең барлык кешеләре катнаша ала. Ә иң күңеллесе шул, 11 ноябрьгә кадәр (11 ноябрьне дә кертеп) барлык биремнәрне уңышлы үтәгән беренче 500 катнашучы оештыручылардан һәм партнерлардан бүләкләр алачак: – «Читай-город — Буквоед» челтәренең бүләк карталары; Квестта катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз! Сезгә уңышлар телибез! ЮФ (youth — «яшьлек») яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру буенча проект «Роскультцентр» ФДБУ, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Эксмо-АСТ» нәшрият төркеме һәм «Читай город — Буквоед» китап кибетләре челтәре белән берлектә Президент грантлары фонды ярдәме белән Россия китап берлеге тарафыннан тормышка ашырыла. #ЮФ #ЧитайИграй #Достоевский200 #культурныечелны #библиотекичелнов |