«Җырдай моңлы туган телем!» музыкаль-шигъри онлайн бәйгесенә йомгак ясалды (0+)
«Җырдай моңлы туган телем!» – шундый матур исем астында 2021 елның 23 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә музыкаль-шигъри бәйге узды. Әлеге чараны балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре әдәбият, музыкаль иҗат аша туган ягыбызның кешеләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре белән ни дәрәҗәдә күптөрлелеген, матурлыгын һәм талантлылыгын күрсәтергә мөмкинлек бирү нияте белән оештырды. ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрен кулланучылар туган телне яратуларын аңлата алды. P.S.: Катнашучыларның видеоязмалары балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКдагы битендә март ае дәвамында урнаштырылачак Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты (ГЭС, 4/14 А) адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге.
|