«Минем балачагым — сугыш» Бөтенроссия акциясе

Бесплатно
Время проведения: До 01.10.2021 г.

Х әтер һәм кайгы көнендә «Минем балачагым — сугыш» акциясенең дәвам итүе турында игълан ителде.
Оештыру комитеты акциядә катнашучылардан 2021 елның 1 октябренә кадәр сугыш чоры балаларына багышланган иҗади эшләр көтеп кала. 
«Минем балачагым — сугыш» бөтенроссия акциясенең чираттагы этабы старт алды. Анда катнашу өчен журналистлар, тарихчылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, волонтёрлар – россиялеләр һәм читтә яшәүче ватандашлар чакырыла. 
2020 елда Хәтер һәм дан елына багышланган чаралар кысаларында, акция барышында сугыш чоры балалары һәм яшьләр арасында меңләгән очрашулар үткәрелде, журналистлар һәм волонтерлар сугыш чоры балаларына аларның хатирәләрен яздырырга ярдәм итте, сугыш балалары турында яңа энциклопедик мәкаләләр, видеофильмнар барлыкка килде. 

«Волонтерлар ярдәме белән якташларының – сугыш чоры балаларының батырлыгы турында бөтен дөнья белде. Акциядә катнашучылар арасында Россиянең җитмеш төбәгендә яшәүчеләр, Луганск һәм Донецк халык республикаларындагы, ерак Аргентинадагы ватандашлар бар. Волонтерлар арасында – сугыш чоры балаларының оныклары һәм оныкчыклары. Төрле буын кешеләре тырышлыгы белән булдырылган хатирәләр видеоархивы тулыландырылып торырга, яшәргә һәм эшләргә тиеш, аның белән укучылар, студентлар, тарихчылар һәм журналистлар танышырга тиеш. Нәкъ менә шунлыктан 2021 елда акцияне үткәрү дәвам итәчәк», – дип белдерде акциянең оештыру комитеты җитәкчесе, территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы Комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Шафиров.

Оештыру комитеты 2021 елның 1 октябренә кадәр акциядә катнашучылардан сугыш чоры балаларына багышланган иҗади эшләр көтә: видеога төшерелгән хатирәләр, уздырылган дәресләр, агарту һәм тәрбия бирү чаралары турында мәгълүмат, Бөек Ватан сугышының соңгы шаһитлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмалар һәм блоглар.
Акция кысаларында уздырылучы бәйгеләрнең нигезләмәсе акциянең операторы – Гомумроссия мактаулы гражданнар, остазлар һәм талантлы яшьләр ассоциациясе сайтында урнаштырылган. 

«Минем балачагым – сугыш» акциясен уздыру нәтиҗәләре буенча 2020 елда акциянең YouTube-каналында сугыш чоры балаларының 1476 видеоистәлекләре булдырылды һәм басылып чыкты, аларны 186 меңнән артык кеше карады, ә социаль челтәрләрдә – ярты миллионга якын кеше күрде. Видеороликларны ясауда укучылардан торган, иҗади, хезмәт һәм профсоюз коллективлары, волонтер отрядлары катнашты. 

Кырым, Хакасия, Мордовия, Удмуртия, Ростов, Новосибирск, Ленинград, Әстерхан, Кемерово, Оренбург, Смоленск, Тула, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Иваново, Владимир, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск, Хабаровск, Краснодар, Ставрополь төбәкләрендә яшәүчеләр акциянең лидерлары дип танылды.

Акциянең YouTube-каналында узган ике сәгатьлек туры эфир барышында акциягә нәтиҗәләр ясалды. 

Медиаволонтерлар тарафыннан зур сугышның фронтта һәм тылда көч куйган һәм шуның белән җиңүне якынайткан  кечкенә геройлары турында өч меңнән артык энциклопедик мәкаләр бастырып чыгарылды. 

Акцияне уздыруда төбәк хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре булышлык күрсәтте, проектны тормышка ашыруда чит илдәге ватандашлар берләшмәсе зур өлеш кертте. Акциядә төбәк һәм муниципаль иҗтимагый палаталары һәм шуралары әгъзалары актив катнашты. 

Акция кысаларында сугыш чоры балалары өчен ташламалар турында төбәк канунчылыгы мониторингы үткәрелде. 

Поделиться: