«Хәтердә саклар өчен: Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы китап» яшьләр өчен видеороликлар бәйгесе (12+)

Платно
Время проведения: по 24 апреля 2025 года

24 февральдән 15 майга кадәр Татарстанның Республика яшьләр китапханәсе «Хәтердә саклар өчен: Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы китап» дигән яшьләр өчен видеороликлар бәйгесе уздыра.
Бәйгедә катнашу өчен:
35 яшькә кадәрге (кертеп) китапханә хезмәткәрләре;
«Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге», «Китапханә эшен алып бару» профиле буенча урта һөнәри белем, югары белем, өстәмә белем алучылар;
35 яшькә кадәрге яшьләр (алга таба – катнашучылар) чакырыла.
Бәйгегә индивидуаль автор эшләре генә кабул ителә: алар массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернет челтәреннән алынмаган, моңа кадәр бер җирендә дә басылып чыкмаган булырга тиеш. 
Бер катнашучыдан бер эш кенә кабул ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен 24 апрельгә кадәр гариза бирергә кирәк, моның өчен «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе сайтында түбәндәге сылтама буенча: https://ryltat.ru/о-библиотеке/инновационно-методический-отдел/заявка-на-участие-в-конкурсе/ электрон теркәлү формасын тутырырга.
Бәйгегә Бөек Ватан сугышына багышланган иң яхшы әсәрләр, аерым серияләр (нәфис, фәнни-популяр) турында мәгълүмат бирүче видеороликлар җибәрелә.  
Эчтәлеге буенча бәйге эше түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:
китапның авторы/ әсәр турында мәгълүматлар (авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яшәгән еллары, аның әдәби эшчәнлеге);
китапның/әсәрнең кыскача аннотациясе (темасы, әдәби жанры, кемгә адреслануы, тарихи вакыйгалар белән бәйләнеше);
укылган китап/әсәрнең интерпретациясе (китап язылган вакытта һәм безнең көннәр контекстында китапның эчтәлеге, төп сюжет сызыклары, гомумкешелек кыйммәтләре һәм фәлсәфи мәсьәләләр белән параллельләр (геройлык, герой-сугышчы-Ватанны саклаучы образы, әхлаклылык һәм бурыч, характер тәрбияләү, герой туу);
әсәрнең сәнгати теле (язучы стиленең үзенчәлеге, авторның әдәби теленең хәзерге заман укучысына аңлаешлылыгы);
нәтиҗәләр (шәхси уку тәҗрибәсе турында, белемгә тәэсире, эмоциональ кабул итү);
иҗади тәкъдимнәр, укуга чакыру.
Видеороликны әзерләүгә таләпләр:
формат – ирекле;
ориентация – горизонталь;
видеороликның максималь дәвамлылыгы – 5 минуттан артмаска тиеш;
видео яхшы сыйфатлы булырга тиеш;
видеороликлар теләсә нинди җайланмага төшерелә ала;
видеороликта автор исеме белән мәгълүмат бирелергә тиеш.
Эшләр рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә. 
Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: