«Һәркем үз тамырларын хәтерләргә тиеш»: яшьләр өчен туган якны өйрәнү буенча мультимедиалы проектлар бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 01.09.2021-15.11.2021

ТР ДБМУ «Республика яшүсмерләр китапханәсе» яшьләр өчен «Һәркем үз тамырларын хәтерләргә тиеш» дигән туган якны өйрәнү буенча мультимедиалы проектлар бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максаты – яшьләрдә туган якны өйрәнү әдәбиятына карата кызыксыну уяту һәм тарихи хәтерне булдыруда ярдәм итү, үз тарихлары һәм мәдәниятләренә катнашы булуларын,  аларны үзләштерү һәм саклауның мөһимлеген аңларга этәргеч булдыру.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы җәмәгать китапханәләренең 14 яшьтән алып 25 яшькәчә укучылары чакырыла. 
Бәйгегә мультимедиалы презентация яки видеоэшләр рәвешендә музыка, тавышлар кулланып ясалган мультимедиалы проектлар кабул ителә. 
Эшләр туган якны өйрәнү тематикасына (Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау; әдәби мирас, туган як топонимикасы; туган төбәкнең күренекле шәхесләре; төбәк тарихы һ.б.) багышланган булырга тиеш.
Эшләрдә сайланган тема белән бәйле китап чагылыш табарга һәм искә алынырга тиеш. 
Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 1 сентябреннән 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга гаризаларны һәм бәйге эшләрен «Үз тамырларым» дип тамгалап libjuv@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 
Бәйгегә нәтиҗәләр 2021 елның 15 ноябрендә чыгарылачак. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча 14-18 яшь һәм 19-25 яшь төркемнәрендә өчәр җиңүче ачыкланачак.  
Бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Башка барлык катнашучыларга электрон катнашучы сертификаты җибәреләчәк. 
Бәйгедә катнашу шартлары, бәйге эшләренә таләпләр турында Сез Бәйгенең нигезләмәсендә тулырак таныша аласыз. 
Белешмәләр өчен телефон: (843) 523-55-09, ТР ДБМУ «Республика яшүсмерләр китапханәсе»нең инновацион-методик бүлеге.

Бәйгедә катнашырга чакырабыз һәм сезнең эшләрне көтеп калабыз!

 

Поделиться: