«Шигырь аша ачыладыр дөнья яме» («Мне стихи откроют мир») Шигъри видеобәйге (0+)

Время проведения: 01.03.2019–25.04.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 8 нче санлы балалар китапханәсе Сезне 2019 елның 1 мартыннан 25 апреленә кадәр узачак Татарстан Республикасында Шигърият һәм Туган тел көненә багышланган «Шигырь аша ачыладыр дөнья яме» («Мне стихи откроют мир») шәһәркүләм шигъри видеобәйгедә катнашырга чакыра. 

Бәйге балалар шагыйрьләре иҗатына карата кызыксыну булдыру һәм аны үстерү; сәнгатьле укуга кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькәчә теләге булган һәр бала катнаша ала. Ул түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылачак:

– 4-5 яшьлек балалар;

– 6-7 яшьлек балалар;

– 8-9 яшьлек балалар;

– 10-12 яшьлек балалар;

– 13-15 яшьлек балалар.

Бәйгедә катнашучылар Татарстан шагыйрьләренең әсәрләрен куллана ала. Сәнгатьле уку (яттан яисә монитор экраныннан карап) яздырылган видеофайллар кабул ителә. Катнашучыларның чыгышы рус яисә татар телләрендә 3 минуттан артмаска тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм түләү турында квитанцияләр 2019 елның 1 мартыннан 20 апреленә кадәр 8 нче санлы китапханәдә ЗЯБ бистәсе, 15/18-72 йорты адресы буенча һәм cbs_filial8@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: