«Әдәбият дөньясы. Яңа буын» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә (18+)

Бесплатно
Время проведения: 15.10.2021-15.01.2022

Язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясе Бөтенроссия яшь авторлар  остаханәсендә катнашу өчен «Әдәбият дөньясы. Яңа буын» бәйгесе игълан итә. Ул 2022 елның апрелендә Мәскәүдә мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә үткәрелә. 

Остаханәнең бурычлары – яшь авторларны ачыклау һәм аларга теләктәшлек итү, аларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү, һөнәри үсештә булышлык күрсәтү, язучылар буыннары арасында элемтә булдыру.
Остаханә чаралары башкаланың үзәк мәдәни мәйданчыкларында узачак. Программа кысаларында яшь авторлар өчен чәчмә әсәр, шигърият, тәнкыйть, драматургия һәм балалар әдәбияты юнәлешләре буенча семинарлар үтәчәк. Тематик секцияләр белән эре язучылар берлекләре вәкилләре җитәкчелек итәчәк. Шулай ук яшь әдәбиятчылар әдәби процесс лидерлары белән түгәрәк өстәлләрдә, шигъри кичәләрдә, мастер-классларда, ачык дискуссияләрдә катнаша алачак.

Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 18-35 яшь аралыгындагы яшь авторлар чакырыла. Гаризаны Ассоциациянең сайтында http://aspirf.ru/ тутырырга һәм эшләрне түбәндәге номинацияләр буенча ике төркемдә тәкъдим итәргә мөмкин:

«Автор китаплары» номинациясе:
– чәчмә әсәрләр (күләме 8дән алып 15кә кадәр автор битле хикәяләр һәм/яки повестьлар җыентыгы; күләме 8 дән алып 18 гә кадәр автор битле кыска синопсис белән роман);
– шигърият (күләме 8 автор битенә кадәр шигъри җыентык);
– тәнкыйть (күләме 8 дән алып 15 кә кадәр автор битле мәкаләләр җыентыгы);

«Аерым әсәрләр» номинациясе:
– чәчмә әсәр (күләме 2 гә кадәр автор битле әсәрләр);
– шигърият (200 биткә кадәрге күләмле сайланма әсәрләр);
– тәнкыйть (күләме 2 автор битенә кадәр мәкаләләр);
– драматургия (бер пьеса);
– балалар әдәбияты (күләме 2 автор битенә кадәр әсәрләр);

Россия китап берлеге канаты астында автор китапларын нәшер итү «Әдәбият дөньясы. Яңа буын» остаханәсе эшенең нәтиҗәсе булачак. «Аерым әсәрләр» төркемендәге иң яхшы эшләр җыентыкта басылып чыгачак һәм күләмле әдәби журналларда, проектның партнерларында бастырып чыгарырга тәкъдим ителәчәк.

Гаризалар 15 октябрьдән 15 гыйнварга кадәр кабул ителә. Катнашучыларның юл чыгымнары, тору урыны һәм туклануы оештыручы хисабына каралган. Бәйгенең шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

Поделиться: