Гомумбелем бирү оешмалары укучылары өчен «IT-мәдәният» төбәкара проектлар бәйгесе (12+)
Казан дәүләт мәдәният институты гомумбелем бирү оешмалары укучылары өчен «IT-мәдәният» төбәкара проектлар бәйгесе игълан итә. Ул мәдәниятне цифрлаштыру өлкәсендә яңа идеяләр һәм карарлар эзләүгә; сәләтле һәм иҗади яктан актив яшьләрне ачыклау һәм аларга теләктәшлек итүгә; укучыларда, заманча технологияләрне кулланып, мәдәният һәм сәнгатьнең мәгълүмати ресурсларын булдыру өчен кирәкле компетенцияләр үстерүгә юнәлтелгән. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә уздырыла. «IT-мәдәният» төбәкара проектлар бәйгесендә катнашу өчен гомумбелем бирү оешмаларының, шул исәптән интернат-мәктәпләр, балалар йортлары, кадет училищелары, сыйныфлар һ.б.ның 5–11 нче сыйныф укучылары чакырыла. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә түбәндәге юнәлешләр буенча цифрлаштыру бурычларын чишүгә ориентлашкан проектлар кабул ителә:
Бәйге ике этапта уздырыла: Беренче этап – 2020 елның 9 октябреннән 16 октябренә кадәр – читтән торып. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган проектлар икенче этапка үтә. Икенче этап – турыдан-туры. 2020 елның 17 октябрендә проектларны тәкъдим итү формасында уза. Бәйгедә катнашу өчен 2020 елның 9 октябренә кадәр катнашучылар үз проектларының видеопрезентациясен Инстаграмда (видеога аңлатма язганда фамилия, исем, уку йорты һәм IT-культура @kazgik_official #itкультураказгик хештегларын күрсәтергә) урнаштырырга һәм оештыру комитетына түбәндәге документларны тапшырырга:
Оештыру комитеты материалларны электрон рәвештә x_boxxx@mail.ru адресына кабул итә. Документларны «IT-мәдәният» гомумбелем бирү оешмалары укучылары өчен төбәкара проектлар бәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘСЕНДӘГЕ таләпләргә ярашлы итеп әзерләвегезне сорыйбыз. Бәйгенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ Йөкләү Бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар җибәрелә. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт мәдәният институтында 2020 елның 17 октябрендә узачак. Барыгызга да уңышлар телибез! Элемтә өчен мәгълүмат: |