«Үлемсез китап полкы» әдәби марафоны (6+)

Бесплатно
Время проведения: 19.03.2020-31.03.2020

Сугыш турында балалар китабы атналыгы кысаларында, 2020 елның 19 мартыннан 27 мартына кадәр «Үлемсез китап полкы» әдәби марафоны узачак. Марафонны үткәрү мәйданчыклары Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ китапханәләрендә урнашачак.

Әдәби марафон – ул китап белән укучының очрашуы, Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы басмалар фондын ачу. Марафон үсеп килүче буын арасында сугыш турында китапларны популярлаштыру максатында үткәрелә.

Анда теләге булган барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Марафонда катнашу ирекле һәм түләүсез.

Әдәби марафон уздыру турындагы барлык мәгълүмат «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең библиотека-челны.рф рәсми сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге https://vk.com/bibl_chelny төркемендә урнаштырылачак.

Адрес: Чаллы шәһәре, X. Ямашев б-ры, 4/14 А йорты, шәһәр Үзәк китапханәсе.

Белешмәләр өчен телефон: (8552)70-02-29, 70-12-52.

Марафонның нигезләмәсе

Поделиться: