«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе «Туган ягым – тормыш чишмәсе» шәһәркүләм әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган. Анда катнашу өчен 10 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгедә әдәби эшләр – сайланган номинация буенча татар яисә рус телендә башкарылган эссе/хикәя тәкъдим ителә. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: – «Әдәби Татарстан»; – «Республика алар белән горурлана»; – «Яраткан шәһәрем»; – «Яраткан урамым». Бәйге 2020 елның 12 маеннан 26 июненә кадәр өч этапта узачак: 1 нче этап: 2020 елның 12 маеннан 19 июненә кадәр – гариза һәм эшләрне кабул итү; 2 нче этап: 2020 елның 22 июненнән 25 июненә кадәр – нәтиҗәләр чыгару; 26 июнь – Дипломнарны җибәрү. Бәйгенең нигезләмәсе Бәйгенең нәтиҗәләре Элемтә өчен мәгълүмат 13 нче санлы китапханә: Чаллы ш., Татарстан ур., 12 нче йорт, 146, 148 нче фатирлар (25/21) Телефон: 8(960)0641248 Еmail: CBS_filial13@mail.ru WhatsApp 89600641248 Җаваплы: 13 нче санлы китапханә мөдире Ибраһимова Валентина Степановна |