«Сүзләребез – сугыш кайтавазы» Әдәби видеобәйге (6+)
Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 1 нче санлы китапханәсе 2019 елның 15 мартыннан 25 апреленә кадәр «Сүзләребез – сугыш кайтавазы» исемле әдәби видеобәйгедә катнашырга чакыра. Бәйге Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла. Анда Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне сәнгатьле итеп уку видеоязмалары кабул ителә. Бәйгенең төп максаты үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы геройлары каһарманлыгы үрнәгендә тарихи истәлекне саклау һәм аңа карата кызыксыну уяту. Катнашучыларның яшь төркемнәре: I төркем – 7-10 яшь; II төркем – 11-14 яшь; III төркем – 15-18 яшь. Һәр яшь төркемендә өч җиңүче билгеләнә. Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары рус һәм татар телендә 3 минуттан да артмаска тиеш, музыка белән үрелеп бару мөмкинлеге каралган. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турындагы квитанцияләр 2019 елның 15 мартыннан 21 апреленә кадәр library-1@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 46-03-34 e-mail: library-1@mail.ru «Сүзләребез – сугыш кайтавазы» шәһәркүләм әдәби видеобәйгедә катнашу өчен ГАРИЗА-АНКЕТА
Бәйгенең үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:______________ Шәхси имза __________________ |