«Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» Әдәби-театраль фестиваль (16+)

Время проведения: 01.04.2020-01.06.2020

«Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы «Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» интерактив фестивале уздыра. Фестивальнең оештыручылары – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы редакциясе, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

Фестивальдә Татарстанда яшәүче нәфис әдәбият сөючеләр катнаша. Бәйге шартлары буенча, катнашучыларга берничә танылган татар язучысының китабы тәкъдим ителәчәк, аларны укыганнан соң, фестиваль үткәреләчәк.

Мәдәният идарәләре һәм бүлекләре тарафыннан бәйгедә катнашучыларга уку өчен әдәбият исемлеге бирелә. Мәҗбүри әдәбият исемлеге белән танышканнан соң, катнашучылар түбәндә тәкъдим ителгән әсәрләрдән (монолог яки диалог – бер яки аннан күбрәк кеше) өзекләрне ятлый (укырга да мөмкин) һәм видеокамерага сөйли. Катнашучыларның чыгышлары яздырылган видеоязмалар жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнә.

Катнашучыларның чыгышын бәяләүдә төп критерий булып сәнгатьле уку түгел, ә тәкъдим ителгән әсәрдән уңышлы сайлап алынган өзек саналачак. Теләге булган һәр кеше видеоматериал һәм гаризаны 2020 елның 31 мартына кадәр оештыру комитетына җибәрә. Материаллар  saхna@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Быел бәйгедә катнашучылар өчен мәҗбүри әдәбият исемлеге: Ә.Еники «Хикәяләр» – катнашучы сайлаган теләсә кайсы хикәя,  А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Балта кем кулында», М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Без – кырык беренче ел балалары». 

Җиңүчеләр турында мәгълүмат «Сәхнә» журналының sahne.ru рәсми сайтында басылып чыгачак. 

Башкаручылар: Алсу Зөфәр кызы, Гөлшат Габделнур кызы.

Тел: 222-05-40 (1610), 8 904 671 53 35, 8 937 282 58 61
Электрон почта: saxna@mail.ru

Фестивальнең нигезләмәсе

Поделиться: