Время проведения: С 8 ноября до 10 декабря 2021 года
«Мәдәни марафон»да катнашу өчен, рәсми сайтта теркәлергә кирәк. Проектка теләге булган һәркем – укытучылар, мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре кушыла ала. Тестны үтү өчен 15-25 минут җитә, теләсә кайсы вакытта башларга мөмкин. Катнашучылар бүләкләр – «Яндекс.Станции Лайт» ала алачак. Бу призларга 100 укытучы һәм 500 укучы ия булачак. «Мәдәни марафон»ның максаты – мәктәп укучыларын яңа предмет белән мавыктыру, аларны әһәмиятле кинотасмалар белән таныштыру һәм уйлануларга, иҗади эзләнүләргә илһамландыру. Киноны өйрәнеп һәм аның буенча фикер алышып, катнашучылар нәфис әсәрләрне анализларга һәм үз фикерләрен формалаштырырга өйрәнәләр. Проект кысаларында укучылар шулай ук Россия киносы профессионаллары белән очраша, үз мәктәпләрендә киноклуб оештыра һәм үзләрен мини-фильмнар ясауда сынап карый алачаклар.
|