«Китап сезоннары. Китап дөньясында әкият» масштаблы проект старт алды (0+)
Нәшриятчылар, федераль һәм төбәк китап кибетләре, танылган авторлар «Китап сезоннары. Китап дөньясында әкият» масштаблы проекты башлану турында игълан итте. Акцияне оештыручылар – Россия китап шурасы, «Китап индустриясе» журналы, Бәйсез дәүләтләрнең китап таратучылар ассоциациясе, Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе. Теләге булган һәр укучыбызны 2020 елның 6 августыннан 8 августына кадәр әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Нәшриятчылар акциядә катнашучы балалар һәм ата-аналар өчен иң популяр китапларны махсус сайлап алды. Алар турында укучыларга онлайн-марафон кысаларында Яндекс.Эфир видеоплатформасында авторлар шәхсән үзләре сөйләячәк. Барлык видеолар махсус «Китап сезоннары» каналында тупланачак, кулланучылар шул рәвешле уңайлы вакытта үзләренә кызыклы булганнарын карый алачак. Чаралар программасы сылтама буенча. |