«Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото» фотоакциясе (0+)
Сургут шәһәренең 15 нче шәһәр китапханәсе «Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото» фотоакциясендә катнашырга чакыра. Акциядә яшәү урынына карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. Акция агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр дәвам итәчәк. Безнең китапханә Сургут шәһәренең Тынычлык проспектында урнашкан. Тынычлык урамы яки проспекты булган тагын күпме шәһәрләрне беләбез икән без? «Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото» фотоакциясе нәкъ менә шуны ачыклау өчен оештырылды. Дүртенче ел рәттән уздырылучы фотоакциянең географиясе бик киң. Фотолар Россия шәһәрләреннән генә түгел, якын чит илләрдән дә килә. Акциядә катнашучыларның барысы да 2021 елның 15 сентябренә кадәр электрон сертификатлар алачак.
|