«Милли әкият тылсымы» иҗади эшләр бәйгесе (0+)

Время проведения: 10.02.2021-20.03.2021

Кадерле китап сөюче дусларыбыз, 2021 елның 10 февраленнән 20 мартына кадәр Сезне «Милли әкият тылсымы» иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз. 
Әкиятләр – халык зирәкләренең гаҗәеп иҗаты. Аларда халыкның үзенчәлеге һәм зирәклеге чагыла. Төрле халыклар әкиятләрен уку бик кызыклы. Алар дусларыңның милли үзенчәлеген һәм мәдәниятен яхшырак аңларга ярдәм итә. Кама буе халыкларының кайсы да булса әкиятен укы һәм аның мотивлары буенча рәсем яки кул эшләнмәсе яса.
Бәйгедә теләге булган 5-13 яшьлек һәркем катнаша ала. 
Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:
– 5-7 яшьлек балалар;
– 8-10 яшьлек балалар;
– 11-13 яшьлек балалар.
Эшләр 2021 елның 10 февраленнән 13 мартына кадәр кабул ителә. 
Үткәрү урыны: Чаллы ш., Мәскәү пр-ты, 96 нчы йорт (56/15), 31,32 нче фатирлар адресы буенча 24 нче санлы китапханә. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 58-97-86; 8-967-384-86-83

Бәйге турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

«Милли әкият тылсымы» иҗади эшләр бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.…………………………….
Номинациянең исеме ……………………………………………………………………………..
Бәйге эшенең исеме………….………………………………………………………………….
Яше ……….. Урта мәктәп……………………………..…… сыйныфы………………..
Җитәкчесе….……………………………………………………………………………………….…
Элемтә өчен телефон…………………………………………………………………………….…
E-mail………………………………………………………………………………………………………

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза

 Дата «___ » _____________ 20____ел                          Имза_______________ 

 

Поделиться: