«Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясында» Рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесе (0+)
Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге 2019 елның 1 мартыннан 12 апреленә кадәр Сезне «Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясында» исемле шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең төп максаты – укыганны күзаллау һәм иҗади аңлау аша балалар әдәбиятын укуга кызыксынуны арттыру, Корней Чуковский иҗатына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Бәйгедә 4-12 яшьлек теләге булган һәр бала катнаша ала. Ул түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә: – 4-6 яшьлек балалар һәм аларның әти-әнисе; – 7-9 яшьлек балалар һәм аларның әти-әнисе; – 10-12 яшьлек балалар һәм аларның әти-әнисе. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, эшләр, түләү турындагы квитанцияләр 2019 елның 1 мартыннан 12 апреленә кадәр 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә Яңа шәһәр, 4/08 йорты, 110 нчы фатир адресы буенча кабул ителә. (Хәсән Туфан тукталышы). Белешмәләр өчен телефон: 38-71-82; e-mail: bic_cbs@mail.ru «Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясында» бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА Катнашучының фамилиясе, исеме..……………………………………………………. Туу вакыты…..………………………………………………………….………………… Адресы………………………………………………………………………………………. Телефон…………………………………………………………………………………… E-mail……………………………………………………………………………………… Уку йортының исеме…………………….……………………………………………………. Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме……………………………………. Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза: имза____________ |