«Саумы Казан!» – «Здравствуй Казань!» хикәяләр бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: До 31 июля 2021 г.

Казанда башкалабызга багышланган «Саумы Казан!»—«Здравствуй Казань!» хикәяләр бәйгесе старт алды. Арагызда әдәби иҗатта үзләрен ачарга теләүчеләр яки язучылар булса, бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 31 июльгә кадәр җибәрергә ашыгыгыз! 

Бәйге шартлары буенча теләге булган һәркем Казан каласы турында эссе яки хикәя яза ала. Тема тулысынча ирекле: Казанда яшәүче күренекле шәхесләр яисә Казанга карата үз мөнәсәбәтең, хис-кичерешләрең турында язарга мөмкин. Бәйгедә РФ дәүләт телләрендә язучы, 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Татарстан җирлегендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар телендә тәрҗемәдә кабул ителә. 

Бәйгегә хикәяләр ирекле формада ике төрле ысул белән кабул ителә: 

1. «Саумы, Казан!» бәйгесенә» дип билгеләп, kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына җибәрергә;
2. Instagram һәм VK социаль челтәрләрендәге ачык аккаунтта #СаумыКазан, #ЗдравствуйКазань хэштеглары белән урнаштырырга һәм текст башында бәйгедә катнашу турында язарга. 

Нәтиҗәләр Шәһәр көне көнне, 30 августта чыгарылачак. Җиңүчеләрне 30 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр көтә. 

Тулырак бәйгенең Нигезләмәсендә укыгыз.

Бәйгенең нигезләмәсе (рус телендә)
Бәйгенең нигезләмәсе (татар телендә)

Поделиться: