«Милли курчак» милли киемле курчаклар бәйгесе (0+)

Время проведения: 22.03.2021 – 25.04.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 22 мартыннан 25 апреленә кадәр «Милли курчак» бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә «Традицион милли курчак» һәм «Заманча курчак» номинацияләре буенча әдәби геройлар образларын чагылдыручы дөнья халыкларының милли киемнәрендәге курчаклар кабул ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар чакырыла. Бәйгегә үзлектән яки ата-аналар һәм укытучылар белән берлектә ясалган эшләр кабул ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм бәйге эшләрен 18 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк.

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсе, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; е-mail: cbs-nko@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Милли курчак» шәһәркүләм бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

1. Авторның фамилиясе, исеме_____________________________
2. Бәйге эшенең исеме____________________________________
3. Әсәрнең исеме һзм авторы_______________________________
4. Туу вакыты, тулы яше___________________________________
5. Элемтә өчен телефон ___________________________________
6. E-mail ______________________________________________
7. Белем бирү йорты, сыйныфы_____________________________
8. Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме ______________________

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм.

Дата «___» ________ 2021 ел.                                         Имза ________________

Поделиться: