«Башка дөньяга эләгүчеләр уены» («Косплей попаданцев») Костюмнар бәйгесе (6+)

Время проведения: 01.02.2019–17.03.2019

«Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале кысаларында, «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе «Башка дөньяга эләгүчеләр уены» дигән костюмнар бәйгесе  игълан итә.  Бәйге 2019 елның 1 февраленнән 17 мартына кадәр уздырыла. Анда 6 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләгән һәр кеше катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен,  үзегезне башка бер дөньяга эләккән итеп күзалдына китерергә кирәк!

Бәйгедә конкурсант үзе  күзаллаган ниндидер бер дөньяны – киләчәк, үткән, параллель дөнья, тарихы үзгәртелгән, әкияти яки мульфильм дөньясын чагылдыручы костюмнар тәкъдим ителә.

Бәйгедә аерым яки төркем белән теләгән һәр кеше катнаша ала.

Катнашучы, үз костюмын яклап, 2 минуттан да артмаган кыска чыгыш әзерли.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 15 мартына кадәр түбәндә күрсәтелгән адреслар буенча кабул ителә.

Әзерләнгән эшләрне катнашучылар 2019 елның 17 мартында шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак «Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале вакытында алдан билгеләнгән тәртиптә тәкъдим итәчәк.

Фестивальгә килергә һәм эшен шәхсән үзе тәкъдим итәргә теләге булган шәһәрдән читтә яшәүче конкурсантларга гаризада бу хакта алдан ук күрсәтергә кирәк. Юл бәясе һәм яшәү конкурсантның үз хисабына.

Бәйгенең нәтиҗәләре Фантастика фестивале вакытында игълан ителәчәк. Фестивальгә килә алмаган шәһәрдән читтә яшәүче конкурсантлар бәйге нәтиҗәләре турында 2019 елның 20 мартыннан соң фестиваль сайтында яки электрон почтага җибәрелгән хат буенча белә алачак.

Бәйгедә катнашу түләүсез.

Белешмәләр өчен телефон: 89196445729

e-mail: zelchik@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: