«Илемнең гореф-гадәтләре – гаиләм гореф-гадәтләре» иҗат бәйге-фестиваленә йомгак ясалды (6+)

Время проведения: 20.01.2021-06.03.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Үзәк балалар китапханәсендә 20 гыйнвардан 3 мартка кадәр «Илемнең гореф-гадәтләре – гаиләм гореф-гадәтләре» балалар һәм яшүсмерләр иҗат бәйге-фестивале узды. 
Бәйгедә катнашу өчен 7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар чакырылды. 
Бәйгегә эшләр дүрт номинация буенча кабул ителде:
– «Классик эссе» – инша;
– «АРТ эссе» – рәсемнәр;
– «Фото эссе» – фотолар;
– «Видео-эссе» – анимацияләр, видео, презентацияләр.
Һәр номинациядә катнашучылар тарафыннан түбәндәге тематик юнәлешләрнең берсе кулланылды:
– «Гаилә гореф-гадәтләре тартмачыгы» – милли ризыклар, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында;
– «Ата-бабалар сәнгате» – халык кәсепләре һәм һөнәрләре турында;

– «Минем нәсел – минем горурлык» – гаилә, фамилия тарихы, шәҗәрә агачы. 
Эшләрнең күптөрлелеге шәһәребездә нинди иҗади балалар һәм тату гаиләләр яшәвен күрсәтте. Барлык катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бәйгегә җитди, иҗади карашы һәм тәкъдим ителгән эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

«АРТ эссе» номинациясендә
«Минем нәсел – минем горурлык»

10-11 яшь төркемендә:
1 нче урын – Зәкиев Кәрим
2 нче урын – Федотова Эвелина
3 нче урын – Миңнеханова Зифа

«Фото эссе» номинациясендә 
«Минем нәсел – минем горурлык»
7-8 яшь төркемендә:
1 нче урын – Җамалиев Аяз
2 нче урын – Лойчик Герман
3 нче урын – Хаҗиәхмәтова Лилия

10-11 яшь төркемендә:
1 нче урын – Шәйхуллина Самира
Шәйхуллин Денис
2 нче урын – Айбашев Роман
3 нче урын – Милюков Артем

«Фото эссе» номинациясендә
«Гаилә гореф-гадәтләре тартмачыгы»

10-11 яшь төркемендә:
1 нче урын – Захарова Диана
2 нче урын – Доценко Анастасия
3 нче урын – Абрамов Артемий

«Видео-эссе» номинациясендә
«Минем нәсел – минем горурлык»

8-9 яшь төркемендә:
1 нче урын – Мөхәмәдрәхимова Алия
2 нче урын – Таипов Эмир

10-11 яшь төркемендә:
1 нче урын – Галимова Дилә
2 нче урын – Мөхәмәдрәхимов Кәрим
3 нче урын – Кустикова Елизавета

12-14 яшь төркемендә:
1 нче урын – Ханнанова Юлиана
2 нче урын – Мәүлиев Руслан

«Видео-эссе» номинациясендә
«Гаилә гореф-гадәтләре тартмачыгы» 

11-15 яшь төркемендә:
1 нче урын – Худяков Руслан
2 нче урын – Давыдова Анастасия

«Классик эссе» номинациясендә
«Гаилә гореф-гадәтләре тартмачыгы»

7-8 яшь төркемендә:
1 нче урын – Гатауллина Айгөл

«Классик эссе» номинациясендә
«Минем нәсел – минем горурлык»

10-11 яшь төркемендә:
3 нче урын – Дәүләтшин Алмаз

Бәйгенең җиңүчеләре һәм барлык катнашучылар электрон Дипломнар белән бүләкләнә. Дипломнар сезнең электрон почтагызга 2021 елның 4 мартыннан 6 мартына кадәр җибәреләчәк.

Бәйгене уздыру урыны: Чаллы шәһәре, Тынычлык пр., 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсе. 
Элемтә өчен телефон: 38-30-26
Е-mail: biblio_cdb@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Катнашуыгыз өчен рәхмәт! Башка бәйгеләрдә сезнең белән очрашуны көтеп калабыз!

Поделиться: