«Без – китаплардан!» Экологик кул эшләре бәйгесе (0+)

Время проведения: 01.03.2019 – 13.04.2019

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Белешмә-мәгълүмат бүлеге «Без – китаплардан!» исемле экологик кул эшләре бәйгесе игълан итә.

Бәйге 2019 елның 1 мартыннан 13 апреленә кадәр үткәрелә.

Бәйгегә каты икенче чималдан (металл, пыяла, пластик, агач, резина, кәгазь һ.б.) һәм эшкә яраксыз табигый материаллардан (нарат күркәсе, ботаклар, агач каерысы, үсемлек орлыклары һәм җимешләре, яфрак һ.б.) ясалган кул эшләре кабул ителә.

Эшләр өч номинация буенча бәяләнәчәк: «Арт-хлам», «Табигать остаханәсе», «Композиция». Кул эше әдәби әсәр персонажын (әкият, хикәя, шигырь, роман һ.б.), әдәби әсәргә иллюстрацияне, аларда мөһим урын алып торучы әйберләрне чагылдырырга тиеш.

Әзер эшләр 2019 елның 10 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә кабул ителә. 2 нче кат (белешмә-мәгълүмат бүлеге).

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм катнашу өчен гариза 

 

 

 

Поделиться: