1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтендөнья китапханә чаралары бәйгесе (18+)
«Чабаксар шәһәре китапханәләре берләшмәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе Чабаксар шәһәр администрациясенең Мәдәният һәм туризм үсеше идарәсе ярдәмендә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтендөнья китапханә чаралары бәйгесе оештыра. Бәйге Россия Федерациясенең муниципаль җәмәгать китапханәләре арасында үткәрелә. Бәйге киң җәмәгатьчелекне һәм аерым категория кешеләрне Бөек Ватан сугышы турында китап укуга һәм тарихны өйрәнүгә җәлеп итү буенча иң яхшы китапханә эше тәҗрибәсен ачыклау һәм таратуга; совет халкының героик батырлыгы турында хәтерне саклау; гражданнарга патриотик тәрбия бирү, милли горурлык хисен булдыру буенча китапханә эшчәнлеген анализлау һәм гомумиләштерүгә юнәлтелгән. Бәйгегә сайлап алынган номинациягә ярашлы китапханә эшчәнлеген ачып салучы материаллар кабул ителә: – чара / офлайн уздырылган чаралар циклы; Бәйгегә материаллар һәм гаризалар электрон рәвештә 2020 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нәтиҗәләре 2020 елның 3 ноябрендә «Чабаксар шәһәре китапханәләре берләшмәсе» МБМУ рәсми сайтында басылып чыгачак. Бәйгенең җиңүчеләре электрон дипломнар белән бүләкләнә. Барлык катнашучылар электрон сертификатлар алачак. Бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителгән материалларга аналитик күзәтү катнашучы китапханәләр арасында электрон рәвештә таратылачак.
|