«Петр I чоры»: балалар рәсеме бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: до 6 июля 2022 года

«Республика балалар китапханәсе» ТР РБМУ император Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Петр I чоры» балалар рәсеме бәйгесе уздыра. 

Бәйге Татарстан Республикасында яшәүче һәм балалар китапханәсе укучылары булган 5-14 яшьлек балалар арасында уздырыла. 

Бәйгегә А4 форматында бәйге темасына туры килүче эшләр кабул ителә. Рәсемнәр теләсә кайсы материалда (ватман, катыргы, холст һ.б.) һәм теләсә кайсы рәсем техникасында (майлы буяулар, акварель, тушь, төсле карандашлар, акбурлар) башкарылырга мөмкин.

Чаллы шәһәре өчен оештыручы булып Үзәк балалар китапханәсе тора. Рәсемнәр 2022 елның 6 июленә кадәр оештыручының электрон почтасы адресына biblio_cdb@mail.ru кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8-(8552)-38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: