«Моңлы ягым – Татарстан» («Песенный край – Татарстан») шигырь укучылар бәйгесе

Время проведения: 13.02.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее «Моңлы ягым – Татарстан» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе уздыра. Конкурс татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышлана.

Бәйгенең максат һәм бурычлары:

– яшьләрдә батырлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү;

– Татарстанда иҗат итүче шагыйрьләрнең югары сәнгатькә ия әсәрләрен пропагандалау;

–  катнашучыларның башкару ягыннан осталыгын формалаштыру һәм аларны иҗади яктан үстерү;
– шәһәр яшьләре арасында китап уку культурасын тәрбияләүдә китапханәнең ролен арттыру.

Бәйге 2019 елның 13 февралендә 13.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә бер турда узачак. Программада: Муса Җәлил әсәрләре, 2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче юбиляр язучыларның әсәрләре (Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Ольга Кузмичева-Дробышевская, Наталья Первова, Сания Шәвәлиева, Рәис Гыймадиев, Фидаил Мәҗитов, Рубис Зарипов, Рахмай Хисмәтуллин, Рәзинә Сәетгәрәева һәм башкалар).

Катнашучылар рус һәм татар телләрендә чыгыш ясый ала, дәвамлылыгы 5 минуттан да артмаска тиеш. Бәйгедә катнашу өчен бер әсәр әзерләнә.

Бәйгедә 13-30 яшь аралыгындагы яшь шигырь сөючеләр катнаша ала.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Моңлы ягым – Татарстан» («Песенный край – Татарстан») шәһәркүләм шигырь укучылар  бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының исем, фамилиясе_____________________________________________________

Яше______________________________________________________________________________

Телефоны, е-mail___________________________________________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме _______________________________________

Бәйгедә тәкъдим ителәчәк әсәрнең исеме һәм авторы ____________________________________

«Мин, _____________________ (катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме) бәйге чараларын оештыру максатыннан, «ҮКС» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенә әлеге гаризада күрсәтелгән шәхси мәгълүматны өченче затларга, автоматлаштыру чараларын кулланмыйча («Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль канун нигезендә), тапшырырга һәм эшкәртергә үземнең ризалыгымны бирәм. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән язма формада баш тартырга мөмкинмен».

                                                      Вакыты

Имза _______________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: