«Әдәбият дөньясы. Яшьлек» яшүсмерләр өчен әдәби иҗат бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: 15.10.2021-15.12.2021

Язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясе «Артек» Халыкара балалар үзәге белән берлектә мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә «Әдәбият дөньясы. Яшьлек» яшүсмерләр өчен әдәби иҗат бәйгесе игълан итә.

Бәйгенең максаты – Россия өлкәләрендә әдәби яктан сәләтле яшүсмерләрне ачыклау һәм теләктәшлек күрсәтү. Бәйгедә катнашу өчен яшәү урынына, белем алуына һәм гражданлыгына бәйсез рәвештә 11-16 яшьлек авторлар чакырыла. 
Бәйгедә катнашу өчен Ассоциациянең сайтында http://aspirf.ru гаризаны тутырырга һәм 11-12, 13-14, 15-16 яшь төркемнәрендә түбәндәге номинацияләр буенча эшләрне тәкъдим итәргә:

– чәчмә әсәр (ирекле темага күләме 10 меңгә кадәр символлар)
– шигърият (ирекле темага күләме 200 юлга кадәр)
– тәнкыйть (яраткан китап темасына күләме 5 меңгә кадәр символдан торган эссе)
– журналистика (хәзерге заман яшьтәш геройлары турында 5 меңгә кадәр символдан торган очерк)

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Аларның авторлары 2022 елның февраль урталарында-март башында «Артек» халыкара балалар үзәгенә тематик әдәби сменага барачак. 
Әлеге сменада катнашучылар өчен Язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясе әгъзаларыннан мастер-класслар һәм лекцияләрне үз эченә алган махсус белем бирү программасы үткәреләчәк. Балалар әдәби иҗат нигезләре белән танышачак һәм әдәби эшчәнлекнең яңа форматларын үзләштерәчәк. 
Хәзерге заманның танылган язучылары катнашында үтәчәк «Әдәбият дөньясы. Яшьлек» яшүсмерләр өчен әдәби иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы программаның кульминация өлеше булачак.

Финалга чыккан җиңүчеләргә бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылачак, ә аларның әсәрләре проектның партнер басмаларында һәм төркемле җыентыкта басылып чыгачак. 

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 15 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгене үткәрү шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин. 

Поделиться: