Хәтер һәм кайгы көненә «Хәтер шәме» гомумроссия онлайн-акциясе старт алды

Время проведения: 15.06.2021-22.06.2021 г.

Һәр елны 22 июньдә «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе кысаларында бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы дәһшәте аша узганнар һәм яу кырында ятып калганнар яки картлык көннәренә кадәр яшәргә насыйп булганнар хәтеренә төнге тынлыкта шәмнәр кабызалар. Быел «Хәтер шәме» шулай ук онлайн-форматта узачак – шәмне проект порталында кабызырга мөмкин булачак. Һәр виртуаль шәм – 1 сум, ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак. Әлеге акциягә теләге булган һәркем кушылып, деньпамяти.рф сайтында символик шәмне кабыза ала.

Сезгә дә «Хәтер шәме» акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез. Шәмнәр кабызып, без шул куркыныч елларда гомерен һәм сәламәтлеген югалтканнарның һәрберсен искә алырга һәм хәзерге көндә исән ветераннарга ярдәм итәргә телибез. Катнашып, сез башкаларга да үрнәк күрсәтә аласыз. Без миллионлаган – «Хәтер шәме» ярдәмендә без бергә ветераннарга сүз белән генә түгел, эш белән дә рәхмәтебезне белдерә алабыз. 

Акция 15 июньнән 22 июньгә кадәр үткәрелә.

Акциянең төп максаты –  Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны данлау һәм бүген арабызда яшәүче ветераннарга ярдәм итү өчен, булдыра алган кадәр күбрәк шәм яндыру. 

Җилдә тибрәнүче шәм ялкыны – ул йөрәгебездәге хәтер символы: 2021 елның 22 июнендә күпме шәм кабынса, шулкадәр йөрәк җавап кайтарыр һәм рәхмәт әйтер, шулкадәр кеше 1941 елның 22 июнендә язмышлары төбеннән үзгәргәннәрне хәтердә саклаячак. 

Катнашу вариантлары:

Instagram дагы акциягә кушылыр өчен, деньпамяти.рф сайтына кереп, «Хәтер шәмен кабызырга» («Зажечь свечу памяти») төймәсенә басарга, кабызылган шәмнең тәртип буенча саны турында мәгълүматны сакларга һәм аны үзеңнең Instagram аккаунтыңда һәм башка социаль челтәрләрдә урнаштырырга.

Әлеге постка язмада акциядә катнашып, ветераннарга чын ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләргә һәм теләге булганнарны кушылырга чакырырга мөмкин. Әлеге текст сорау буенча Сезнең өчен әзерләнә ала.

#свечапамяти #деньпамяти

Поделиться: