«Сугыш битләре, Җиңү битләре» IV буклуклар иҗади бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: 1 апреля - 13 мая 2024

2024 елның 1 апреленнән 13  маена кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 7-18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булганнарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Сугыш битләре, Җиңү битләре» IV буклуклар иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Бәйгегә Бөек Ватан сугышы темасына буклуклар фотолары кабул ителә. 

«Буклук» инглиз теленнән «book» – китап «look» – темага туры килүче сәнгать чаралары кулланырга мөмкин булган, үзәктә китап торуы фотокомпозиция ул. «Буклук» – ул китап  натюрморты. Бәйгегә үзәктә урында сугыш турында китап булган композиция ясарга кирәк. Төрле бизәлеш атрибутлары, бизәкләр кулланырга мөмкин булачак. 

Бәйге эшләре 2024 елның 13 маена кадәр library_5@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70 -77- 45

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: