«Тылсымлы каләм = Волшебное перо» IV Төбәк әдәби фестивале (6+)

Бесплатно
Время проведения: 25 ноября 2021 года

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең шәһәр үзәк китапханәсе татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» IV Төбәк әдәби фестивалендә катнашырга чакыра.
Фестиваль Чаллыда, Татарстанда яшәүче әдәби иҗат өлкәсендә сәләте булган кешеләрне ачыклау һәм берләштерү, аларга теләктәшлек итү, аларның әсәрләрен укучыга илтеп җиткерү максатларында уздырыла. 
Фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасында яшәүче 7 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге әдәбият сөючеләр чакырыла. 
Ул 2021 елның 25 ноябрендә шәһәр үзәк китапханәсендә үтәчәк. Фестиваль кысаларында әдәби бәйгеләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, китап күргәзмәләре оештырылачак. 
Элемтә өчен мәгълүмат: ТР, Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14А. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-02-29, 71-02-54, +79534944406, e-mail: cbs-nko@mail.ru.

Фестивальне үткәрү турында нигезләмә 

Поделиться: