«Балалар өчен фәннәр каласы» интеллектуаль иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: 23.03.2021-28.04.2021

2021 елның 23 мартыннан 30 маена кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Балалар өчен фәннәр каласы» интеллектуаль иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра (бәйгене үткәрү вакыты озынайтылды). 
Бәйгедә 3-10 яшьлек балалар һәм укытучылар катнаша ала. 
Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

Балалар өчен номинацияләр:
– «Рәсемдә фән һәм техника» – рәсем;
– «Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» – кул эше;
– «Минем тормышымда робототехника» – фото, презентация, видеоязма.

Укытучылар өчен номинацияләр:
– «Иң яхшы өйрәнү проекты» – презентация яки видеоязма рәвешендә теләсә кайсы фән өлкәсендә балалар белән берлектә башкарылган өйрәнү проекты. 
– «Дидактик калейдоскоп» – дидактик, хәрәкәтчән уеннар, укытучы тарафыннан әзерләнгән һәм фән һәм техника өлкәсендә баланың танып белү үсешенә юнәлдерелгән лэп-буклар.
– «Цирфлы чыганаклар мозаикасы» – укытучы тарафыннан әзерләнгән һәм фән һәм техника өлкәсендә баланың танып белү үсешенә юнәлдерелгән мультимедиалы (интерактив) дидактик уен.

Бәйгене үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсе.  
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе 

«Балалар өчен фәннәр каласы» интеллектуаль иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.………………………
Бәйге эшенең исеме………….…………………………………………………………….
Номинация ………………………………………………………………………………………..
Туу вакыты…..…………………………………………………………………………………..
Белем бирү учреждениесе яки эш урыны……….…………………………….
Җитәкче……..…………………………………………………………………………………….
Элемтә өчен телефон………………………………………………………………………..
E-mail………………………………………………………………………………………………….

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

Дата «___ » _____________ 20____ел                          Имза_______________

 

Поделиться: