«Уку иле» III Халыкара медиапроектлар-китапнамәләр бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 01.12.2021-25.04.2022

2022 елда «Уку иле» III Халыкара медиапроектлар-китапнамәләр бәйгесе старт алды. Россия дәүләт балалар китапханәсе – бәйгенең партнеры һәм «Балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча әдәбият» номинациясе җитәкчесе. Бәйге китап һәм укуны популярлаштыруга, реклама роликлары – китапнамәләр ясау юлы белән медиапроектлаштыру ысулларын үзләштерү аша мәгънәви укуга мотивлаштыруны арттыруга юнәлдерелгән. 

Бәйгедә катнашу өчен профессиональ яки һәвәскәр видеога төшерү һәм монтажлау күнекмәләре булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, белем бирү учреждениеләре укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, аларның ата-аналары һәм китапханәчеләр/укытучылар/тәрбиячеләр, шулай ук гомуми урта, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм өстәмә белем бирү оешмалары вәкилләре чакырыла. 
Сезне бәйгедә катнашырга чакырабыз һәм 2021 елның 1 декабренә кадәр, бирелгән форманы тутырып, теркәлү үтүегезне сорыйбыз.
Бәйгене үткәрү вакыты: 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 25 апреленә кадәр.
Бәйге эшләрен кабул итү 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 15 гыйнварына кадәр страначиталия.рф сайтында алып барылачак. Бәйгедә катнашу өчен, титрларны да кертеп, 3 минуттан артмаган китапнамәләр кабул ителә. Бәйгене уздыру шартлары һәм бәйге эшләренә таләпләр бәйгенең  Нигезләмәсендә күрсәтелгән.
 
 
Поделиться: